Пушкин иҗатының үлемсезлеге (6+)

Ел саен 14 нче санлы китапханәдә Россиядә Пушкин көненә багышланган чаралар уза. Быел очрашу «Иҗатының үлемсезлеге» исеме астында үтте, анда мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашты. А.С. Пушкин әсәрләрен без сабый чактан ук ишетеп үсәбез, укый белмәгән килеш аның әкиятләрендәге юлларны яттан беләбез. Чара яшь китап сөючеләргә шагыйрьнең тормыш һәм иҗади юлы турында искә төшерде – китапханәче балаларга бөек шагыйрь тормышындагы иң әһәмиятле мизгелләре турында сөйләде, кызыклы фактларны китерде. Шуннан соң балалар әкиятләр буенча сәяхәт кылды, «Син Пушкин әкиятләрен беләсеңме?» викторинасында ярышты, иллюстрацияләр буенча әсәрләрне таныды, «әкият пазллары»н җыйды, табышмаклар чиште, «Тылсымлы тартмачык»тагы әйберләрне белергә тырышты. Яраткан Пушкин шигырьләрен һәм әсәрләреннән өзекләрне уку аерым бер бәйрәм рухы тудырды. 
Чарада шагыйрь иҗатына багышланган презентация һәм видеоязмалар күрсәтелде. Балалар үзләренең Пушкин әсәрләрен яхшы белүләрен тагын бер кат исбатлады. 

 

Поделиться: